Әлки районы Балалар иҗат йорты белгече Ләлә Гыймаева гаиләсе белән Лаешта “Нечкәбил-2015” республика бәйгесенең зона турында катнашты
Балалар иҗат йорты белгече Ләлә Гыймаева гаиләсе белән Лаешта “Нечкәбил-2015” республика бәйгесенең зона турында катнашты.
Бәйгедә Гыймаевлар район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәмендә “Баллы бал” бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ләлә Гыймаева бәйгенең ярымфиналына үтте, ул 6 сентябрьдә Казанда “Ривьера” күңел ачу үзәгендә була. “Нечкәбил” сайтында конкурсантлар өчен тавыш бирү башлана. Әйдәгез, без дә бәйгедә районыбыз исеменнән чыгыш ясаучы Ләлә Гыймаева өчен тавыш бирик.