Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2015

Яңа Арыш авылында яшәүче кызыбыз, апабыз РӘМЗИЯ НӘҖИП кызы МУСИНАны 24 июньдә 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз

0

Син тормыш баскычлары аша күтәрелеп 55 яшеңне тутырдың. 

Ямьле, матур җәйләргә ямь өстәргә теләгәндәй табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып тормыш иптәшең, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың.

Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, җизни белән тигезлектә, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәчгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп кешеләрне сөендереп яшә.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга бердә ашыкма.

Тәгәрәп гомер йомгагы,

Менсен биек үрләргә.

Һәм котларга язсын сине,

100 яшькә җиткәндә дә.

Иң изге теләкләр белән:әниең Хәләмгөл, Вәкил-Гөлүзә, Инсаф, Илюзә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса