Бүген дә яңгыр явачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 1 июльдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Республиканың күпчелек районнарында кыска вакытлы яңгырлар булачак.
Аерым районнарда яшенле яңгыр, боз яву да ихтимал. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 19-24, урыны белән 27 метрга җитеп көчәюе фаразланыла. Һава температурасы 21-26 градус җылы булачак.
2 июльгә каршы төндә яңгыр, боз яву һәм яшен яшьнәү кабатланачак. Һава температурасы 11-16 градус тирәсендә саклана.
