Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2015

29 яшьлек якташыбыз Чувашия юлында һәлак булды

0

Цивильск - Ульяновск трассасында Skoda Octavia һәм Ford Focus машиналары бәрелешү нәтиҗәсендә 29 яшьлек Татарстан егете һәлак була.

Бу хәл кичә төнлә булган.

Фаразларга караганда, 54 яшьлек Skoda шоферы руль артында йоклап киткән һәм каршы як полосага чыгып каршыга килүче Ford белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә яшь татарстанлы авыр имгәнүләр белән хастаханәгә озатыла. Әмма медиклар аның тормышын саклап кала алмый.

Аның өч пассажиры да төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Икесенең аяк-куллары сынган, берсенең баш мие селкенгән.

Skoda шоферының балтыр сөяге сынган. Аның исерек булу-булмавын экспертиза күрсәтәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса