Иртәгә урыны белән яңгыр көтелә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә – 2 июльдә, республика буенча урыны белән көчле җил, яшен һәм яңгыр явуы көтелә.
Төнлә һәм көндез, аеруча көньяк һәм көнчыгыш районнарда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитү ихтималы да бар.Һава температурасы Татарстанда төнге сәгатьләрдә – 11-16, көндез – 26 градус җылы булачак.
Казанда төнлә кыска вакытлы яңгыр явуы фаразланыла. Һава температурасы төнлә – 11-15, көндез 25 градус җылы.Урынлы яңгырлар 3 июльгә каршы төндә дә явачак. Һава температурасы 10-15 градус җылы булыр дип көтелә.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45936-irtәgә-uryinyi-belәn-yaңgyir-kөtelә.html