Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2015

Ял итәргә баручы 13 яшьлек малай үлгән

0

Туапсе районында “ВАЗ-21073” шоферы руль белән идарә итә алмый башлый һәм машина әйләнеп каплана. Әмма беркемгә дә зыян килми. Әлеге вакыйганы теркәп торган вакытта юл читендә торучылар өстенә «ВАЗ-21140» машинасы менә. Ул автоинспекторны, Түбән Камадан Кара диңгез буена ял итәргә баручы 13 яшьлек малайны һәм аның апасын бәрдерә. Фаразларга караганда, руль артындагы 22 яшьлек егет зур тизлек белән барган һәм шулай ук руль белән идарә итә алмыйча, юл читендә торучылар өстенә менгән. Хәзерге вакытта ул кулга алынган, тикшерү бара. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә малай вакыйга булган урында ук үлә, кызны һәм автоинспекторны хастаханәгә алып китәләр. Соңрак хастаханәдә автоинспекторның да гомере өзелә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса