Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2015

Укырга керер өчен 270 мең сум ришвәт биргән

0

ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре 24 яшьлек казанлыны ришвәтчелектә арадашчы буларак тоткарлады.

Егет Казанның бер югары уку йортына укырга керергә булышу буенча үз ярдәмен тәкъдим иткән. Һәм андагы вазифаи затларга бирү өчен 270 мең сум акча сораган. Таныш кызы әлеге гражданинның законсыз гамәлләре хакында полициягә хәбәр итә. Алга таба барысы да оперативниклар контроле астында уза. Кыз акчаны биргәндә егетне кулга алалар. Хәзерге вакытта ул өй арестында.

Егеткә карата зур сумма белән бәйле ришвәтчелектә арадашчы булганы өчен җинаять эше кузгатылган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса