Татарстанның 21 районында урып-җыю эшенә керештеләр
Татарстанның егермеләп районында игенчеләр урып-җыю эшенә кереште.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 21 июль көненә 10949 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар суктырып алынган. Уртача уңыш һәр гектардан 23,4 центнер тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, бүген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Буа һәм Апас районнарына эшлекле сәфәр кыла. Әлеге районнарда урып-җыю эшләре башланды инде.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46524
Фото: ru.ela.mobi
