Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2015

Мин сузарга әзер кулларым

0
Яннарыңда мин бар әле синең.
Бирелмә әле моңсу уйларга.
Насыйп булыр әле бергә-бергә
Җырланмаган җырлар җырларга.
Күңел төшенкелегенә бирелмә син.
Гел елмай син аткан һәр таңга.
Һич кызганмый әйт син җылы сүзең.
Татлы сүзләр кирәк һәр җанга.
Җебеп торма Язмыш каршысында.
Тормыш кыюларны ярата.
Кыюларның бәхетләре алда,
Шатлыклары һәрбер тарафта.
“Мин бәхетсез”,-диеп борын салма.
Беркем сиңа
Китереп бирмәс инде бәхетне.
Җиңел генә күктән бәхет көтеп
Яшәүчеләр җирдә нихәтле...
Син эзләмә җирдә җиңел бәхет.
Урау булсын синең юлларың.
Яннарыңда мин бар әле синең
Мин сузарга әзер кулларым.
 
 
Гүзәл Хәбибуллина,
Корноухово авылы 
Мәдәният йорты директоры.
 
Фото: www.dribin.by



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса