Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2020
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12 13 14 15 16
17
18
19 20 21 22 23 24 25
26
27 28 29 30

Чистайда песигә һәм эткә түләүсез вакцинация ясаганнар

0

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Чистай район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре Овражная, Дуслык, Левитан, Маяковский урамнарында, Ногин тыкрыгында мәчеләргә һәм этләргә котыру авыруына каршы прививка ясады. Бу хакта «Чистопольские известия»хәбәр итә.

Белгечләр сүзләренчә, хайваннарның хуҗалары ел саен вакциналаштыру кирәклеген аңларга тиеш. «Моны безнең ветеринария клиникасында түләүсез эшләргә була. Адрес: Тукай урамы, 84нче йорт», — диде ветеринарлар.

Быел Чистай районында 2 меңгә якын эт һәм шул кадәр үк песигә, шулай ук 9 меңнән артык мөгезле эре терлеккә, 4 меңгә якын вак хайванга һәм 350 атка котыру авыруына каршы вакцина ясалган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса