(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Кичә Түбән Камада ЗАГСта 15 пар өйләнешкән. Алар туй көннәре өчен «матур» көнне — 20 июнь көнен сайлаган. Бу хакта Никахлашу сараеның Инстаграм аккаунтында хәбәр ителә. Тантаналы чаралар барлык куркынычсызлык нормаларын үтәп үткәрелде. Яшь парлар һәм аларның кунаклары битлек кигән иде. Кайбер кияүләр һәм кәләшләр үзенчәлекле саклык чараларын сайлаган. «Битлек һәм перчатка тантаналы атмосферага йогынты ясамый, ә битлекләрдәге фотосурәтләр — туй узган чор турында аерым истәлекле мизгел», диелә Түбән Кама ЗАГС хәбәрендә.