(Әлмәт, 21 июнь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары»). Пассажирлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, шәһәрнең Белоглазов урамында «Куркынычсызлык каешын эләктер!» акциясе уздырылды. Шулай ук балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан үткәрелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Оештыручылар 37, 14 һәм 7 нче балалар бакчалары педагоглары белән берлектә юл хәрәкәте катнашучылары арасында аңлату эшләре уздырды. Юлда үз-үзеңне тоту культурасына, куркынычсызлык каешларын һәм балаларны машинада йөрткәндә махсус җайланма куллану зарурлыгына, шулай ук балаларның юлларда үз-үзләрен тотышына аерым игътибар бирелде. Кагыйдәләрне төгәл үтәүче юл хәрәкәте катнашучыларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.