Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2015

Өй шартларында зефир. Ясап карагыз

0

Җиңел әзерләнә, искиткеч тәмле була һәм... фигураны бозмый, чөнки калориялелеге түбән.

Кирәкле продуктлар: 
- кефир - 1 л; 
- нык майлы булмаган каймак - 3/4 стакан; 
- шикәр комы - 1 стакан; 
- желатин - 2 аш кашыгы; 
- су - 2 стакан; 
- ванильле шикәр комы – ярты кап. 

Ничек әзерләргә: 
1. Желатинны 30-40 минут буена җылы суда җебетергә. Аннары акрын утта болгата-болгата кайнау дәрәҗәсенә җиткерергә. Уттан алып бүлмә температурасына кадәр суытырга.

2. Кефир, каймакны, ванильле һәм мондый шикәр комын миксер белән 5-6 минут бутарга. Аннары болгатуны дәвам итеп, акрын гына нечкә агым белән желатинны өстәргә. Тагын 4-5 минут болгатырга.

3. Килеп чыккан массаны формага салырга һәм 3-6 сәгатькә суыткычка куярга. Катканнан соң зефирны кисәкләргә бүлгәләргә. Печенье формалары белән кисәргә дә ярый.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса