Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2015

Әлмәттә бәйрәмнәр дәвам итә

0

Бүген, 30 июльдә кичке сәгать биштә Җәлил урамындагы 25 нче йорт ишегалдында бәйрәм булачак.

Биредә ремонттан соң ике йортны куллануга тапшырачаклар. 25 нче йортны  «Зенит» ҖЧҖ, 27 нчесен «Капстрой» ҖЧҖ ремонтлаган.
27 нче йорт сафка бастырылганга 54, ә 25 нчесенә 50 ел булган. Бүгенгә аларда түбә, электр белән тәэмин итү инженерлык системасы ремонтланган, фасад җылытылган. Нәтиҗәдә 191 кешенең торак шартлары яхшыртылган.


31 июль көнне дә әлмәтлеләрне бәйрәм көтә. Бу юлы Белоглазов урамындагы 145 нче йорт ишегалдында 17.00 сәгатьтә әлеге йорт файдалануга тапшырылачак.

Ул 1962 елда эксплуатациягә кертелгән булган.  «Экология Строй К» ҖЧҖ йортның фасадын ремонтлаган. 76 кеше хәзер җылы фатирларда яшәячәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса