Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2020
1
2
3
4 5 6 7 8 9 10
11
12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26 27 28 29 30 31

Айдар Метшин Түбән Кама ишегалларында төзекләндерү барышын тикшерде

0
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Айдар Метшин бүген «Безнең ишегалды» проекты буенча Түбән Камада эш барышын тикшерде. Түбән Кама мэры шәһәр үзәгендә дә, Төзүчеләр бистәсендә дә булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтын да хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерик, быел республика программасының беренче этабы кысаларында Түбән Кама муниципаль районында 67 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Бу сезонда төп игътибар юлларны киңәйтүгә, машина кую урыннары, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары булдыруга, шулай ук эскәмияләр, чүп савытлары куюга, яктырту эшләре башкаруга бирелде. Айдар Метшин берничә ишегалды территориясендә булды. «67 ишегалдында да булачакбыз», — дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры һәм эшләрне максималь дәрәҗәдә җаваплы башкарырга кирәклеген өстәде. «Без бер тапкыр эшлибез, барысын да колачларга, барысын да исәпкә алырга кирәк. Бу төзекләндерү нәтиҗәләре озак елларга җитәчәк», - диде Айдар Метшин. Түбән Кама мэры шулай ук күпкатлы йортларда яшәүчеләрне дә бу эшкә җәлеп итәргә чакырды: әйтик, чәчәкләр утыртуда. Түбән Камада Игелекле күршелек елында бергәләп, матур эшләр башкарырга ашыгыйк.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса