Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2020
1
2
3
4 5 6 7 8 9 10
11
12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26 27 28 29 30 31

Апаста республикакүләм программа нигезендә теш дәвалау бүлеге төзекләндерелде

0
(Апас, 21 август, «Татар-информ», « Апастово-информ », Ләлә Сафиуллина). Апаста республикакүләм программа нигезендә теш дәвалау бүлеге төзекләндерелде. Яңа төзекләндерелгән теш дәвалау бүлеге белән Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Апас бик матур үзгәрешләр кичергән. Нәтиҗәсе дә бик күркәм. Биналар заманча, халыкка сәламәтләнү, сихәт алу өчен бөтен шартлар да тудырырлык, хәтта күршеләргә дә тиешле медицина хезмәте күрсәтерлек итеп төзекләндерелгән», — диде ул. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов районның медицина хезмәткәрләре белән очрашып, олы хөрмәтен белдерде. Теш дәвалау бүлегендә төзекләндерү эшләре республикакүләм программа нигезендә башкарылган. Бу эшкә 18,5 миллион сум акча тотылган. Бүлек заманча төсмер алган. Якты төсләргә буялган, үзенчәлекле дизайн белән бизәлгән коридорлар, табиб бүлмәләре күңелгә икренлек бирә. Биредә шулай ук халык өчен уңайлы шартлар тудырылган, яңа җиһазлар урнаштырылган.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса