Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2020
1
2
3
4 5 6 7 8 9 10
11
12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26 27 28 29 30 31

Әлмәт районында яшәүче хатын-кыз «Автоледи-2020» исемен яулады

0

(Әлмәт, 21 август, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Бүген Казанда «Автоледи-2020» машина йөртү осталыгы республика конкурсына йомгак ясалды. Анда Татарстаннан 56 автомобиль йөртүче катнашты. Әлмәт районында яшәүче хатын-кыз «Автоледи-2020» исемен яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, конкурсны үткәрү форматы үзгәртелде һәм финалда ярышларның 4 зона этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән автоледилар катнашты. Конкурсантлар 3 этапны уздылар: юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик имтихан, аннары катлаулы күнегүләрне башкарганда автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Социаль реклама баннерлары һәм видеороликлар конкурсның финиш сызыгы булып торды. Беренче урынны һәм «Автоледи-2020» мактаулы исемен Әлмәт районыннан Надежда Кнурова яулады. Мамадыштан Венера Юмагужина — икенче, Лениногорскидан Диана Закирҗанова өченче булды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса