Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2015

Алты баланы һәм хатынын үтереп тураклагач, анасын балта белән чапкан

0

Ерткычларча кылынган җинаять турында коточкыч мәгълүматлар барлыкка килде. 

Фаразланган үтерүче 51 яшьлек Олег Белов анасын да чабып үтергән. Владимир өлкәсендәге Гороховец шәһәрендә полиция чокырдан хатынның мәетен табып ала. Аның кемлеген күршеләр ачыкларга булышкан.

Тикшерү версиясе буенча, Белов балалары белән хатынын үтергәч, анасына качып китә. Аны да үтереп, тураклый һәм йорт янына күмә.

Шунысы да билгеле булган, үтергән вакытта аның хатыны йөкле булган.

Исегезгә төшерәбез: Түбән Новгородта яшәүче гаиләдә алты бала тәрбияләнгән. 25 июльдән бирле алар мәктәпкәчә учреждениегә йөрмәгәннәр. Тәрбиячеләр бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр иткән.

Полицейскийларга ишек ачучы булмаган. Күршеләре моннан алдагы көнне генә әти кешене күрүләрен, аның билгесез юнәлештә китеп баруын әйткәннәр. Тәрәзә аша фатирга үтеп кергән полиция хезмәткәрләре коточкыч хәлгә тап була: фатирда алты баланы үтереп тураклаганнар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса