«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы быел узмаячак
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Курган, Оренбург, Свердловск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае һәм Башкортстан республикасы татар оешмалары җитәкчеләре белән онлайн-конференция уздырды. Бу хакта конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралды, аерым алганда, Милләт Җыены тарафыннан кабул ителгән «Татарлар: гамәл стратегиясе», Бөтенроссия халык санын алу, шулай ук «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» Форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы турында сүз барды.
Билгеле булганча, быел, илдәге эпидемиологик вазгыятьне истә тотып, «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы уздырылмаячак. Киңәйтелгән утырышка килгәндә исә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы 2 декабрьдә Zoom платформасында узачак.
«Агымдагы елның август ахырында Милләт Җыены тарафыннан „Татарлар: гамәл стратегиясе“ кабул ителде. Әлеге документның ике телдә брошюралары басылып чыкты. Без аларны төбәкләргә җибәрергә әзер. Сездән заявкалар көтеп калабыз», — дип өстәде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев исә конференциядә катнашучыларны Татар конгрессының киләсе елга эш планы белән таныштырды. «Пандемия үз төзәтмәләрен кертсә дә, тормыш дәвам итә. Без мөмкин кадәр күбрәк чаралар уздырачакбыз», — диде ул.
Шулай ук киләсе елга Россия төбәкләрендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында округ утырышлары көтелә, дип белдерде Марс Тукаев.