Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2020
1 2 3 4
5
6 7
8
9 10 11 12 13
14
15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30

Татарстанда ял көннәрендә салкын булачак

0
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Киләсе ял көннәрендә Татарстанга төньяктан салкын антициклон киләчәк. Ул республика территориясендә булган циклонны кысрыклап чыгара һәм салкын алып килә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Атмосфера басымы арту белән болытлар катламы сирәгәя. Моннан тыш, төньяк-көнчыгыштан искән җил һава температурасын сизелерлек киметәчәк, дип искәртә синоптиклар.  Шимбә көнне, 14 ноябрьдә, төнлә -5..-10 градус, көндез -2..- 7 градус салкын көтелә. Якшәмбе, 15 ноябрьдә, төнлә -9.. -14 градуска кадәр, көндез -4.. -9 градуска кадәр салкын фаразлана. Шул ук вакытта 14 ноябрьгә каршы төндә кар яварга мөмкин. Соңрак явым-төшем күзәтелми. Метеорологлар киләсе атна уртасына кадәр төбәктә һава торышын антициклон билгеләячәген искәртә. Явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасы -15.. -16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -3..-9 градуска кадәр салкын көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса