Быел Татарстанда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү күләме узган елга караганда арткан
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел 9 ай эчендә Татарстанда барлык авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең продукция күләме 200, 291 млрд сум тәшкил иткән. Узган ел белән чагыштырганда, үсеш 105 процент. Бу хакта Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты комитет утырышында билгеле булды.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, 2020 елда аграрийларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерүдә үсешкә ирешү буенча куелган бурычлар уңышлы гына үтәлгәнен билгеләп узды.
«Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасы быел 9 айда 9,552 млрд сум күләмендә финансланган, шул исәптән 2,850 млрд сумы — федераль бюджет акчасы.
Дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, федераль бюджеттан субсидия бирү турында ун килешү имзаланган. Кече хуҗалык формаларын үстерүгә, агросәнәгать комплексы тармаклары үсешенә этәргеч өчен 925 млн сум субсидия, үсемлекчелек, терлекчелек буенча авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә 1 384,4 млн сум субсидия бирелгән.
Авыл хуҗалыгы җирләре мелиорациясе өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыру өчен 139,8 млн сум субсидия, «Авыл хуҗалыгы территорияләрен комплекслы үстерү» программасы чараларын гамәлгә ашыру өчен 951,5 млн сум, агросәнәгать комплексында инвестиция кредитлары буенча процентларны түләүгә чыгымнарның бер өлешен каплау өчен 683,6 млн сум субсидия бирелгән.