Татарстанда 460 фатирлы ике социаль ипотека йортын файдалануга тапшырырга әзерләнәләр
(Казан, 22 ноябрь,«Татар-информ»). ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды ике социаль ипотека йортын файдалануга тапшырырга әзерли. Бу хакта Фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Объектларның техник регламентлар һәм проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләрне Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак районының 3-6 номерлы 340 фатирлы торак йорты һәм Түбән Кама шәһәренең 49нчы микрорайонындагы 49-12 номерлы 120 фатирлы торак йорт алды.
Социаль ипотека йортлары «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән. Күп катлы йортларда фатирлар яшәү өчен әзер, сантехника, газ (электр) плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр энергиясе счетчиклары, җылылык регуляторлары белән җиһазландырылган.
Яңа йортларда бюджет оешмалары һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, ятим балалар, күп балалы гаиләләр яшәячәк.
Хәзерге вакытта Дәүләт торак фонды Казан һәм Түбән Кама шәһәрләре башкарма комитетларына объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү өчен мөрәҗәгать әзерли.
Быел Дәүләт торак фонды республика шәһәрләрендә һәм районнарында барлыгы 273,6 мең квадрат метр мәйданлы 4970 фатирлы 130 йорт төзүне инвестицияли.