(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда ике ир-атның машинасы юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте. Кичә ике ир-ат Чистай шәһәреннән юлга чыккан һәм Змеево авылы күпере тирәсендә, идарәне үти алмыйча, машиналары кюветка төшеп киткән. Тиздән вакыйга урынына коткаручылар отряды килә, алар башта машинаны, ә аннары Змеево авылы янында ир-атларның үзләрен табып ала. Ирләр өшегән, әмма аларга медицина ярдәме кирәк булмаган, аларны туганнарына тапшырганнар.