Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2020
1 2 3 4
5
6 7
8
9 10 11 12 13
14
15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30

Татарстанда Covid-19 аркасында мәктәп укучыларының кышкы каникуллары озайтылмаячак

0
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында мәктәп укучыларына кышкы каникулларны озайтырга уйламыйлар. Бу хакта журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. «Каникуллар озайту уңаеннан без сөйләшүләр алып бармыйбыз. Бездә барысы да тәртип буенча. Закон буенча каникул вакыты уку елы дәвамында 30 көн тәшкил итә. Кышкы каникуллардан соң язгы каникулларга күбрәк вакыт калдырабыз, чөнки бу чорга балалар һәм укытучылар арыган була. Шуңа күрә каникулларга күбрәк вакыт бу чорда булырга тиеш», - диде мәгариф һәм фән министры. Һадиуллин шулай ук балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә яңа ел чыршыларын гамәлдән чыгармаячаклар, дип ачыклык кертте. Чаралар Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәгәндә узачак. «Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә үз расписаниеләре буенча, кеше күп җыймыйча, үз төркемнәрендә һәм сыйныфларында бу чаралар үткәреләчәк. Бигрәк тә балалар бакчаларында Чыршы бәйрәме кирәк. Балаларга Чыршы бәйрәмен ни өчен гамәлдән чыгаруыбызны аңлата алмыйсың, алар моны аңламый. Без мондый чараларны үткәрергә тиеш дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте министр.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Теннисист Даниил Медведев проиграл 121-й ракетке мира во втором круге Australian Open






Набор «долголетов» в группу по оздоровительной гимнастике объявлен в ЦАО

Два основных тренда рынка севастопольских новостроек в 2024 году: сокращение и подорожание. Стоит ли ждать продолжения?

Блогер Елена Блиновская признала вину в неуплате налогов на 900 млн руб.

Популярный психолог насиловал пациенток под видом терапии: как так вышло и что ему грозит