Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2020
1 2 3 4
5
6 7
8
9 10 11 12 13
14
15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30

Балаларны коронавирустан саклый торган прививка билгеле

0
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Кызамыкка, паротитка, кызылчага каршы балачакта ясалган MMR вакцинасы кешеләрне коронавирус вакытында өзлегүләрдән саклый алачак. Галимнәр әйтүенчә, әлеге авырулардан прививкалар ясалган пациентлар вирусны күпкә җиңелрәк кичерә. Бу хакта Американың mBio микробиология җәмгыяте журналына сылтама белән «Известия» хәбәр итә. Кызамыкка, эпидемик паротитка һәм кызылчага каршы катнаш препарат үз эченә көчсезләндерелгән өч авыру вирусларының катнашмасын ала. Россиядә бер яшьтән алты яшькә кадәрге барлык балаларга ике тапкыр әлеге прививканы ясыйлар. Коронавирус инфекциясе һәм балалар прививкасы арасындагы элемтәне Америка тикшеренүчеләре Төркиядәге хезмәттәшләре белән бергә өйрәнә. Алар авырган 80 кешенең мәгълүматларына анализ ясаган, шулар арасында 50се MMR вакцинасы алган кешеләрбулган. Нәтиҗәләр тикшеренүдә катнашучыларның бу өлеше коронавирусны калган 30 волонтерга караганда җиңелрәк кичерүен күрсәткән. «Бу, шулай ук, өлкәннәр белән чагыштырганда балаларның ни өчен Covid-19 белән авыру, шулай ук үлем дәрәҗәсе түбән булуын аңлатырга мөмкин. Күпчелек балаларга MMR вакцинасын беренче тапкыр 12дән 15 айга кадәр, ә икенчесен — дүрттән алты яшькә кадәр ясыйлар», - дип белдерде тикшеренүне җитәкләгән Джеффри Голда. 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Роттердам (ATP). 2-й круг. Медведев встретится с Беллуччи, Хуркач – с Лехечкой






Посол РФ: США не случайно ввели санкции против NIS во время протестов в Сербии

Сергей Собянин рассказал о развитии роботизированной хирургии в Москве

Две авиакомпании увеличили количество рейсов из Москвы в Иркутск

День работника гражданской авиации: история, традиции и поздравления