Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2015

Җиңү көнендә халык өстенә менгән такси йөртүчене хөкем иттеләр

0

Киров районы суды, 9 май кичендә җиде җәяүлене бәрдергән такси йөртүчегә карата хөкем карары чыгарды. Әлеге һәлакәттә 7 яшьлек кыз бала, ә өч атнадан хастаханәдә аның әнисе вафат булган иде.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Гаепләүче як, ир-атның моңа кадәр дә административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылуын исәпкә алып, аны 4 ел да 7 айга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Суд гаепләнүченең күптән түгел генә кызы тууын да игътибарга алып, аны 4 елга ирегеннән мәхрүм итте һәм колония-сөргенгә җибәрү турындагы карар чыгарды


Исегезгә төшерәбез, һәлакәт Киров районының Яр буе урамында булган иде. Машинасының тизлеген арттырган йөртүче бәйрәмнән кайтып килүче җиде кешелек җәяүле төркемне бәрдерде. Алар арасында 3 бала да бар иде.

 

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/47337-җiңү-kөnendә-halyik-өstenә-mengәn-taksi-yөrtүchene-hөkem-ittelәr.html

Фотосы: taxi.1gb.ua




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса