«Җәй шатлыгы» салаты
2,5 кг баллы борыч, 3 баш сарымсак, 1 кузаклы ачы борыч, 3-4 базилик, 1 ст үсемлек мае.
Өстенә кою өчен: 3 кг кызыл помидор, 1 ст шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 0,5 ст үсемлек мае.
Орлыгыннан чистартылган баллы борычны боҗралап турарга. Сарымсакны изәргә, кузаклы борычны вак итеп турарга. Борычларга сарымсак, базилик, үсемлек мае кушып, 15 минут томалап пешерергә. Помидорны иттарткычтан үткәрергә һәм шикәр комы , тоз, аш серкәсе, үсемлек мае салырга. Кайнап чыккач, тагын 20 минут утта тотарга. Борычлар өстенә коеп, 10 минут кайнатырга һәм банкаларга тутырырга. Капкач капларга.
