Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2015

Конкурста җиңүчеләр арасында Зәй ТИҮ рәисләре дә бар

0

ТР Муниципаль берәмлекләр советы агымдагы елда республиканың территориаль иҗтимагый үзидарәләр арасында “2015 елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзәге” конкурсы оештырган иде. Бу көннәрдә аңа нәтиҗә ясалды. Әлеге конкурс ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә кертелде. Аның максаты — территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген, муниципаль берәмлекләр территориясендә җирле мәсьәләләрне хәл итү буенча халыкның үз инициативаларын гамәлгә ашыруда эшлекле һәм социаль активлыгын арттыру. Конкурсның беренче этабы муниципаль дәрәҗәдә уздырылды. Анда җиңгән 167 вәкил республика этабында катнашырга юллама алды.  Шунысы игътибарга лаек, җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар арасында Зәй территориаль иҗтимагый үзидарәләре дә бар. Алар  - конкурста җиңү яулаган “Яңа шәһәр” ТИҮ рәисе Тамара Тыткина белән дүртенче дәрәҗә дипломга ия булган “Мирный” ТИҮ рәисе Мария Гарәпшина.  Узган атнада Казанда аларга гранттапшыру тантанасында Зәй шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин катнашты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса