Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2015

Әлмәт районында трактор юл билгесенә бәрелгән

0

Кичә кич Әлмәт-Яр Чаллы юлында Югары Акташ авылына борылышта трактор юл билгесенә килеп бәрелә һәм кюветка төшә.

Вакыйга булган урынга килеп җиткән автоинспекторлар тракторчы ирнең хәмер кулланган булуын ачыклыйлар. Ул эше юклыктан эш табып, кичкә каршы Рус Акташыннан авылга туфрак илтмәкче була. Әмма Югары Акташка таба бару юлында борылышка сыймыйча юл читенә ава.

Тракторчының гаепле булуы ачыкланган очракта аңа 30 мең сум штраф салыначак һәм ул ике елга кадәр трактор йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк. Өстәвенә зыян китергән юл аншлагын да үз кесәсеннән ремонтларга тиеш булачак.

Әлмәт районында агымдагы елның җиде аенда гына да исерек шоферлар гаебе белән унике авария килеп чыккан, аларда сигез кеше үлгән, унысы имгәнгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса