Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2015

Татарстан балалары утырган микроавтобус һәлакәткә юлыккан (+ФОТО)

0
Яшь спортчыларның Казахстанга барышы булган.
Юл-транспорт һәлакәте Чиләбе өлкәсендә булган. Татарстаннан юл алган Iveco микроавтобусы һәлакәткә очрый. Гадәттән тыш хәл Чиләбе – Троицк автомобиль юлында, тимер юл кичүе янында килеп чыккан. Бүрәнәләр төягән "КамАЗ" маневр ясаган вакытта, аның тагылма арбасы ава, бүрәнәләре коела һәм микроавтобуска эләгә.
 
Ул вакытта автобуста 10-15 яшьлек 18 бала булган. Бәхеткә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Балаларның Казахстанга бадминтон буенча җыеннарга барышы булган.
Беренчел фаразлар буенча, һәлакәт йөк машинасының куркынычсыз тизлекне сакламау аркасында килеп чыккан.
 
http://intertat.ru/



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса