Балык Бистәсе районында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" хәйрия акциясе узды
Белем бәйрәменә ерак әле. Ә менә мәктәпләрдә кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан, аркаларына матур-матур сумкалар аскан балалар күренә башлады инде. “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында сумкалы, уку әсбаплы булган бәхетле сабыйлар ул.
Бу масштаблы хәйрия акциясе республикабызда тугызынчы мәртәбә үткәрелә. Мәгариф өлкәсендәге матур бер традициябезгә әверелде дисәк тә һич арттыру булмас. Чөнки максаты игелекле, изге. Ул да булса аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид балаларга, кыскасы мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтү. Безнең район тупрагында да бу акция һәр елны оешкан төстә үткәрелә.
Быел районда 1 сыйныфка 260 бала барачак икән (Бу сан сентябрь урталарына кадәр үзгәрергә дә мөмкин, диделәр мәгариф бүлегендә). Шуларның 50 гә якыны ярдәмгә мохтаҗлар исемлегендә. Бу акция кысаларында 2-11 сыйныфларга баручы 73 укучыга да хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк.
Сишәмбе көнне мондый тантаналар Югары һәм Түбән Тегермәнлек мәктәпләрендә узды. Әлеге төбәк җирләрендә хуҗалык итүче “Востокзернопродукт” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Рәкыйп Гыймадиев балаларны хәллегә мохтаҗга аерып тормый икән. Ел саен 1 сыйныфка баручы сабыйларның барчасын бүләкләре белән куандыра ул.
Илгиз Җамалиев.
Тулырак язманы гәҗитебездә укыгыз.
Автор фотосы.