Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2015

Корбан гаете кайчан узачак

0

10 август көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы җыелышы уздырылды.

Анда ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашты. Очрашуда сүз Корбан бәйрәменә әзерлек турында барды, дип хәбәр бирде нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: быел Корбан гаете 24 сентябрьгә, пәнҗешәмбе көнгә, туры килә. Җыелышта казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары нисаб күләме 17 мең дип килеште. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу вәҗиб, мәҗбүри санала.

Шулай ук гает намазын уку вакыты расланды. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыгып, ярты сәгать узгач укыла. 24 сентябрьдә Казанда кояш 5 сәгать 31 минутта чыга, шул рәвешле, бәйрәм намазы сәгать 6.00дә башлана.

Бәйрәм намазыннан соң, корбан чалулар 3 көн рәттән махсус урыннарда башкарыла. Корбанлык ите өч өлешкә – корбан чалучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә.

Чыганак: “Татар-информ”



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса