Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2015

Кыяр салаты

0

Эре кыярларны әрәм итәсе килми, кыш көне бар да кадерле, шуңа күрә мин алардан кышка салат ясыйм.

Моның өчен

 - 3 кг кыяр

 - 1 кг суган, 4-5 кисәк (долька) сарымсак

 - 0,5 стакан шикәр комы

 - 0,5 стакан уксус

 - 1 стакан көнбагыш мае (быел чистартылганын салдым әле)

 - 2 аш кашыгы тоз кирәк.

 Укроп яфракларын турап салырга һәм барысын да болгатып, 4-5 сәгатькә өстен каплап куярга. Аннан соң кайнатырга куясың. Кайнап чыккач, 30 минут пешерергә һәм стерильләштерелгән кайнар банкаларга тутырып, калай капкачлар белән ябарга. 0,5 һәм 0,7 ле банкалар яхшы. Кышын пицца ясарга да шәп.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса