Лениногорскида урып-җыю эшләре 51 процентка башкарылган
13 август көне мәгълүматына караганда, районда урып-җыю эшләре 51 процентка башкарылган.
Көзге арыш, көзге бодай, тритикале белән эш тәмамланган. 34 мең 263 тонна бөртеклеләр суктырылган, шул исәптән – 8 мең 120 тонна көзге арыш, 8 мең 225 тонна көзге бодай, 7 мең 550 тоннадан артык арпа, 4 мең 200 тонна язгы бодай, 2 мең 500 тонна борчак һәм 1 мең 756 тонна солы суктырылып, амбарларга кайткан.
Уртача уңыш гектарыннан 18,5 центнер тәшкил итә. Арпаныкы исә – 19,8 центнер.
Шул ук вакытта кырларда уҗымнарны чәчү эше бара. 1 мең 600 гектарда арыш чәчелгән.
