Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2015

Хатыны биш литрлы шешәләрне тишеп спиртны агызган

0

Әлмәт районы полиция бүлеге хезмәткәрләре ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә 70 литр күләмендә легаль булмаган спиртлы эчемлек ташучыны тоткарлады.

Биш литрлы ПЭТ-шешәләргә бүлеп салынган сыеклыкның легальлеген раслаучы бернинди документлар да, шулай ук билгеләнгән тәртиптәге марка билгесе дә булмый. LADA автомашинасының хуҗасы Самарада яшәүче кеше булып чыга. Аны тоткарлаган хезмәткәрләр процессуаль документлар тутырган арада машина эчендә калган хатын ПЭТ-шешәләрне очлы әйбер белән тишеп чыгарга өлгерә. Сыеклыкның шактый өлеше җиргә ага.

Шуңа да карамастан, легаль булмаган хәмер ташучыга карата административ эш кузгатылган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса