Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2015

Сырганак компоты

0

Беренче ысул. Юылган сырганакны банкаларга тутырып, 1 л суга 400 г шикәр комы исәбеннән кайнатылган сироп агызырга.

0,5 л лы банканы – 10, 1 л лыны – 15 минут 80 градуслы суда пастеризацияләргә. Яки кайнар суда 3 һәм 5 минут стерильләштерергә.

Икенче ысул. Алма һәм грушаның кабыгын чистартырга, телемләп турарга һәм 2-3 минут кайнар суда пешереп алырга. Шунда ук суытып, банкага алма, груша һәм сырганакны аралаштырып тутырырга. 1 л суга 300-400 г шикәр комы салып әзерләнгән кайнар сироп агызып, 0,5 л лы банканы – 10, 1 л лыны 15 минут 80 градуста пастеризацияләргә.

Өченче ысул. Банкаларга тутырылган сырганак өстенә кайнар сироп агызырга. Беренче ысулдагы кебек пастеризацияләргә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса