Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Хезмәт кешесе елы уңаеннан “Хезмәт каһарманы” дип исемләнгән чара узды. Аңа “Зәй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр чакырылды. Музей хезмәткәрләре аларга “Урак һәм чүкеч” медаленең барлыкка килү тарихы, районның хезмәт каһарманнары турында сөйләде.