Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2015

Иртәге көннән безгә яңгырлар килә

0
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республикада бүген кич аз болытлы, уртача җылы һава торышы хакимлек итә.

Ләкин иртәгә – 14 августта, һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Якын көннәрдә бездәге һава торышына антициклон тәэсир итәчәк икән. Шунлыктан, иртәгә көндез көнбатыш районнарда яңгыр яву ихтималы бар. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 15-20 метрга җиткән көчле җил булу мөмкинлеге дә фаразланыла.

Һава температурасы төнлә – 12-17, көндез 22-27 градус җылы булачак.

Шимбәдән башлап, яңгырлар ешая, яшеннәр күзәтелә. Һава температурасы да төшәчәк: төнлә – 7-12, көндез исә 17-22 градустан артмый.
Якшәмбегә яңгырлар барлык районнарда диярлек явачак. Яшен булу ихтималы да бар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса