Әлки районында иң оста балыкчыны ачыкладылар
(Әлки, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлки районында иң оста балыкчыны ачыкладылар. Иң зур балыкны Түбән Биктимер авылыннан Равил Ибраһимов тотты, ә Иске Матактан Петр Смородинов тотылган балык саны буенча иң яхшысы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Традицион бәйге район үзәге плотинасында узды. Балыкчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Балакирев сәламләде. Ул ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде. Бозга районның танылган балыкчылары җыелды — ярышларда барлыгы 16 кеше катнашты. Бер сәгать эчендә иң күп балыкны Иске Матакта яшәүче Петр Смородинов тотты. Ул 25 окунь тартып чыгарды. Бу номинациядә Югары Әлморза егете Рәмис Гәрәев (8) икенче булды, ул беренче балыкны да тотып алды. Иң зур балык Түбән Биктимер авылыннан Равил Ибраһимовның, ул кул зурлыгындагы чабакны тартып чыгарды. Иң кечкенә балыкны Югары Әлморза авылыннан Илнар Моратов тартып алды. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Шулай ук өлкән балыкчы Каюм Гайнуллинны (72 яшь) һәм иң яшь балыкчы Ранис Гайсинны (30 яшь) бүләкләделәр. Ярышлар тәмамланганнан соң балыкчылар истәлекле фоторәсемнәр ясады, яңа пешкән уха белән сыйланды һәм күмәч белән кайнар хуш исле чәй эчте.