(Алабуга, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). 2021 елның 2 гыйнварында Россия Президенты Владимир Путинның боерыгы белән Алабуга шәһәр суды судьясы итеп Хөснетдинова Лилия Мирзаһит кызы билгеләнде. Бу хакта Алабуга шәһәр суды сайтында хәбәр ителә. Шунда ук билгеләү турында Указ да бастырылган. Алабуга районыннан тыш, Владимир Путин Татарстанда тагын өч яңа судьяны билгеләде. Шулай итеп, Татарстан Арбитраж судында, Чаллы һәм Биектау районы судларында яңа җитәкче булачак.