(Актаныш, 5 гыйнвар, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Актанышның Татар Суыксуы авылында волейбол ярышларының җиңүчеләре ачыкланды. Уеннарда Татар Суыксуы командасы беренчелекне яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Татар Суыксуы авылында Айнур Ирек улы Бикмөхәммәтов призына волейбол ярышлары үзды. Биредә 8 команда катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан спортчыларны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова сәламләде. Нәтиҗәдә Татар Суыксуы командасы беренчелекне яулады. Икенче урынны — Актаныш, өченчене Актанышбаш командасы алды.