(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда ут белән көрәшүчеләр күпкатлы йорттагы янгынны сүндергәндә бер ир-атны коткарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Иртәнге унда 101 янгын сагы номерына Копылов урамындагы күпкатлы йортларның берсендә янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр техник катта 1 квадрат метр мәйданда электр үткәргеч һәм әйберләр януын ачыклаган. Янгынны сүндергән вакытта, уттан зыян күргән ир-атны табып, урамга алып чыкканнар. Янгынның сәбәпләре ачыклана.