(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркиянең Билькент университеты галимнәре кешенең коронавирус инфекциясе йоктырганмы-юкмы икәнлеген 10 секунд эчендә ачыклый ала торган прибор уйлап тапкан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Diagnovir җайланмасының эш принцибы үрнәкләрне репликацияләүгә түгел, ә оптик үзлекләргә нигезләнә. Моның өчен авыз куышлыгындагы лайлалы тышчаның үрнәге алына һәм ул махсус эретмә белән катнаштырыла. «Процесс биосенсорлар өчен махсус эшләнгән уяткычларны ачыклау микросхемасы аша башкарыла», - дип белдерде галимнәр. Алар әйтүенчә, клиникага кадәрге тикшеренүләр вакытында приборның нәтиҗәлелеге 99 процент тәшкил иткән.