Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2021

Яңа ел каникулларында Габдулла Тукай әдәби музее эш сәгатьләрен үзгәрткән

0
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Габдулла Тукай әдәби музее кышкы ялларны музейда уздырырга чакыра. «Музей шәһәребезнең кунаклары һәм казанлылар уңайлыгы өчен ялларда эш сәгатьләрен үзгәртте», — дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә музейның директоры Гүзәл Төхвәтова. 2 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр һәркөнне музей 12.00 дан 21.00 га кадәр (касса 20.00 га кадәр) эшли. Шагыйрьнең шәхси әйберләрен күрергә, шигырьләрен тыңларга, тормышы һәм иҗаты белән тирәнрәк танышырга мөмкин.  «Татар һәм рус телләрендә экскурсияләр уздырыла, шулай ук ялларда һәркөнне 18.00 да экскурсияләр ташламалы бәяләрдән тәкъдим ителә, — диде музей җитәкчесе. Ул балалар өчен һәркөнне 17.00 да «Тукайны бергәләп укыйбыз» дип исемләнгән музей чарасы тәкъдим ителүен әйтте. «Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен укый, рәсемнәр ясый, аның геройларын җанландыра, гомумән, шигырьләр белән „уйный“ ала», — дип белдерде Гүзәл Төхвәтова. Музей тамашачылары өчен төрле электрон җайланмалар да әзерләнгән: аларда шагыйрьнең иҗаты, тормышы һәм шәҗәрәсе яисә дуслары — ХХ гасыр башының күренекле шәхесләре турында укырга мөмкин. Татарстандагы беренче робот-экскурсовод Апуш экскурсияләрен дә тыңларга була. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843-59) 0-86-67.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

В сети появилось трогательное видео Рыбакиной с детьми






Порядка 30 пьес об СВО поступило на фестиваль «Вампилов. Fest»

В Москве рассмотрели реализацию инфраструктурных проектов в Ингушетии

Россельхознадзор выявил грубые нарушения в магазинах сети «Светофор»

Владимирская область подтверждает намерения вернуться в число "летающих" регионов