(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ике чит ил автомобиле катнашындагы авариядә бер кеше үлгән, 8 яшьлек бала хастаханәгә озатылган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Бүген көндез Аксубай районында ике чит ил автомобиле катнашында авария булган. Шаһитлар әйтүенчә, «Шевроле» автомобиле, каршы як полосага чыгып, «Тойота» белән бәрелешкән. Ике машинага да җитди зыян килгән. Нәтиҗәдә, өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, «Шевроле»ның 51 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган. Моннан тыш, төрле җәрәхәтләр алган 8 яшьлек баланы хастаханәгә озатканнар. Хәзер авария урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, юл һәлакәтенең барлык нечкәлекләре ачыклана.