Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2021

Азнакай район үзәк китапханәсендә Әлфия Айдарская белән очрашу булды

0

(Азнакай, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк» , Гүзәл Корбанова). Азнакай район үзәк китапханәсендә ТАССРның атказанган артисты, татар классик балетына нигез салучыларның берсе Әлфия Айдарская белән җылы очрашу булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул үзенең әти-әнисе — күренекле татар композиторы Сара Садыкова һәм Газиз Айдарскийларның иҗатын бүгенге көндә дә армый-талмый пропагандалый.

Әлфия Айдарская «Сара Садыкова. Ил кызы», «Бибисара моңнары», «Лавой звуков плотины прорвав», «Балет — любовь моя: Записки балерины», «Память сердца» һәм башка күп кенә китаплар авторы. Китапханә фондына да ул үзенең өр-яңа китапларын бүләк итте.

Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Калимуллина, язучылар, китапханәчеләр катнашты. Әлеге очрашу һәркемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды», — диде район үзәк китапханәсе директоры Зөлфия Исламова,.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса