Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2021

«Кукмара итекләре-2021» фестивалендә Саба районы командасы Гран при иясе булды

0

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген Кукмараның Комсомол мәйданында «Кукмара итекләре — 2021» фестивале узды. Фестивальдә Саба районы командасы беренче урынны яулады.

Киров өлкәсе, Мамадыш, Әлмәт, Саба, Кукмара районнары командалары һәм Кукмара аграр колледжы командасы өч этапта көч сынашты. Беренче этапта алар үзләре ясаган зур итек сыннарын тәкъдим иттеләр. Икенче этап — иҗади, ә өченчесе спорт бәйгесе иде. Саба районы командасы Гран при иясе булды. Кукмара районы командасы — «Иң иҗади команда», Мамадыш районы командасы — «Иң оригиналь фигура», Әлмәт районы командасы — «Тамашачы мәхәббәте», Киров өлкәсе командасы — «Иң спортив команда», Кукмара аграр колледж командасы — «Иң кадерле катнашучы» номинацияләрендә җиңүче булдылар.

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының туристик индустрияне үстерү булеге җитәкчесе Анастасия Софьина командаларның әзерләнеп килүләрен ассызыклады. «Саба районы командасының җанатарлары бик актив булды. Һәр команданың әзерлектә булуы күренеп тора иде. Фестивальнең киләчәге бар, киләсе елларда катнашучылар саны артыр дип уйлыйм», — диде ул, жюри әгъзасы буларак.

Вятский райком вятко-полянского района кировской области. Мамадыш йолдызлары, Саба йолдызлары командасы, Әлмәт, аграр колледж, кукморский муниц район.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева вошла в топ‑10 чемпионской гонки WTA






В Ульяновске осудили экс-директора МУП «УльГЭС»

Художница "Ежика в тумане" обратилась с иском к Банку России в суд

Профессор Кочергин назвал признаки заболевания проказой

Делимобиль и «Мир танков» объявили о коллаборации