Әлмәтлеләр бәйгедә катнашып 5000 сум ота ала
Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге мәдәният һәм ял паркы “Яркий миг в парке!” дигән бәйге игълан итә.
Әлеге бәйге ел да уздырылып килә. Быелгысы исә Парк һәм скверлар елына һәм паркның 57 еллыгына багышлана. Теләге булган һәркем парк белән бәйле фотосурәтләрен җибәрә ала. Аның өчен анкета тутырырга, фотоларны электрон вариантта JPG форматында Әлмәт шәһәре, Радищев урамы, 22 нче йорт адресы буенча яки оргкомитетка pkio_almet@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Бер кешедән 3 тән артык фото кабул ителми. Һәр фотога авторның исем-фамилиясен, яшен, укыган урынын, телефон һәм адресын, фотосурәт исемен, төшкән вакыт һәм урынын язарга кирәк. Жюри фотоларның үзенчәлегенә, сыйфатына һәм эчтәлегенә игътибар итәчәк.
