Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2015

Чит илдә эшләнгән юу һәм чистарту чаралары сатудан алына. Исемлек белән танышыгыз!

0

Роспотребнадзор чит илдә эшләнгән юу һәм чистарту чаралары, атап әйткәндә, Henkel, Procter&Gamble һәм Colgate-Palmolive фирмасы әйберләрен сатуны тыя башлады.

Ведомство кайбер эшләнмәләрнең куркынычсызлык таләпләренә туры килмәвен ачыклаган.

Лаборатор тикшерүләр югарыда телгә алынган компанияләр тарафыннан җитештерелгән кайбер товарларның санитар-химик һәм токсикологик нормативларга туры килмәвен күрсәткән.

Дәгъвалар иң беренче чиратта Henkel продукциясенә кагыла: кара исемлектә «Вернель. Весенняя свежесть» кондиционеры, «Персил. Эксперт Сенсетив» кер юу порошогы һәм «Пемос детский» чистарту чарасы. Моннан тыш, савыт-саба юу өчен Fairy Platinum, «Palmolive Натурэль. Интенсивное увлажнение Олива и Увлажняющее молочко» сыек сабыны һәм башкалар да бар.

Бу товарларны әйләнештән алырга тиешләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса