Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2015

53 яшьлек әлмәтлене талаганнар

0

Аек булмаган ир төнлә өенә кайтканда ике егет белән таныша һәм аларны үзенә кунакка алып кайта.

Эчеп утыра торгач, егетләр кунакчыл хуҗаны кыйнап, үзләре белән аның алтын балдагын, кесә телефонын һәм акчаларын эләктереп чыгып китәләр. Икенче көнне зыян күргән ир хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Килгән зыян 50 мең сум тирәсе тәшкил итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла. Оператив-тикшерү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре каракларның шәхесен ачыклый. Алар Әлмәт районында яшәүче, беркайда да эшләмәүче 19 һәм 20 яшьлек егетләр булып чыга. Хәзерге вакытта урланган әйберләр кире кайтарылган. Ә 15 мең сум акчаны егетләр үз кирәкләренә тотып бетергәннәр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса